Бард җыры сәгате (16+)
17 октябрь көнне 11 нче санлы китапханәдә яшьләр өчен «Йөрәкләргә моң салыйк» бард җыры кичәсе узды. Катнашучылар автор җыры тарихы, танылган бард-шагыйрьләр Юрий Визбор, Булат Окуджава, Владимир Высоцкий һ.б.лар турында белде. Чара барышында бард-шагыйрьләр шигырьләренә видеоклиплардан өзекләр күрсәтелде. «Песня о друге», «Милая моя», «Домбайский вальс», «До свиданья, мальчики», «Братские могилы», «Я. конечно вернусь» җырлары яңгырады. «Танылган бардлар» мультимедиалы презентациясе тәкъдим ителде. P.S. «Йөрәкләргә моң салыйк» бард җыры кичәсе (16+) – Пушкин картасы буенча үткәрелүче чара. |